10 Диңгезләрдә, елгаларда яшәүче канатсыз һәм тәңкәсез җан ияләре – суда мыжлап торган хәшәрәт яисә башка тереклек ияләре сезнең өчен хәрәм.
Аллаһы: – Сулар терек җан ияләре белән тулып ашсын, җир йөзе өстендә һәм күк гөмбәзе астында кошлар очып йөрсен! – дип боерды.
Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр, ә ахмаклар белән дуслык йөртүче юлдан язар.
Тәкъвалар – гаделсезләргә, ә яманнар туры юлдан йөрүчеләргә җирәнеп карар.
Болар сезнең өчен хәрәм: аларның итен ашамагыз; үләксәләрен дә хәрәм санагыз.
Диңгез вә елга суларында канатлы һәм тәңкәле җан ияләренең һәммәсен ашый аласыз.
Татулык корбанының ите өченче көнне дә ашала икән, бу корбан Раббы тарафыннан кабул ителмәс, һәм корбан китерүчегә аның савабы булмас – бу инде нәҗес ит санала, һәм аны ашаучы җәзага тартылсын.
Ә тәңкәсез һәм канатсыз җан ияләрен ашамагыз, сезнең өчен алар – хәрәм.
Чиста булмаган хайваннарны ашамагыз.
Әмма куркакларның, иманнан ваз кичкәннәрнең, әшәкеләрнең, кеше үтерүчеләрнең, фәхешлек кылучыларның, сихерчеләрнең, потка табынучыларның, барлык ялганчыларның өлеше ут һәм күкерт белән ялкынланып торган күлдәдер. Бу – икенче үлем».