4 Шуннан соң Муса, Һарун абыйсы Уззиелнең угылларын – Мишаил белән Элсафанны чакырып алып, аларга болай диде: – Бирегә килегез, туганнарыгызның җәсәдләрен Изге бүлмәдән алып чыгып, станнан читкә китегез.
Коһаттан Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел туды.
Шул арада Муса, станнан арырак китеп, бер чатыр корды. Ул аны Очрашу чатыры дип атады. Раббыдан нәрсә булса да сорарга теләүче һәр кеше станнан читтә корылган әлеге чатырга килә алды.
Коһат угыллары: Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел. Коһат йөз дә утыз өч ел яшәде.
Уззиел угыллары: Мишаил, Элсафан һәм Ситри.
Коһат угыллары: Амрам, Исһар, Хебрун, Уззиел һәм аларның токымнары.
Коһат токымының башлыгы Уззиел углы Элисапан булды.
Гайсә шәһәр капкасына якынлашып килгәндә, шәһәрдән бер мәетне күтәреп чыгып баралар иде. Бер тол хатынның бердәнбер углы үлгән икән. Хатын белән бергә күп кенә кешеләр чыгып килә иде.
Егетләр Һананиның үле гәүдәсен кәфенгә төреп алып чыгып киттеләр һәм күмделәр.
Аллаһыга бирелгән берничә кеше Эстефәнне күмеп куйдылар һәм аның өчен бик нык кайгырып еладылар.