18 Бу корбанлыкның канын Изге бүлмәгә алып кермәгәч, сез аны, мин әмер иткәнчә, изге урында ашарга тиеш идегез.
Алар бу бүләкләрне ашый алалар; әлеге бүләкләр аларны руханилыкка багышлаганда һәм изгеләндергәндә, гөнаһларыннан арындырганда китерелә. Әмма башка кешеләр боларны ашый алмый, чөнки әлеге бүләкләр – изге.
Раббы Мусага болай диде:
Гөнаһ йолу корбанын китерүче рухани аны изге урында – Очрашу чатырының ишегалдында ашасын.
Әгәр гөнаһ йолу корбанының каны, гөнаһ йолу өчен, Очрашу чатырындагы Изге бүлмәгә кертелсә, андый корбан утта яндырылырга тиеш, аны ашарга ярамый.