Левиләр 10:14 - Изге Язма14 Күтәреп селкегән түш итен, тәкъдим ителгән арткы уң ботны сез, сезнең угыллар вә кызлар чиста саналган урында ашый аласыз, чөнки бу – исраилиләр китергән татулык корбаннарыннан сезгә һәм балаларыгызга тигән өлеш. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Ир кеше миңа: – Бүлеп алынган ачык урын каршындагы төньяк һәм көньяк бүлмәләр – изге бүлмәләрдер. Раббы алдында хезмәт итүче руханилар корбан итеп китерелгән иң изге ризыкларны шунда ашарлар; иң изге корбаннарны – икмәк бүләген, гөнаһ йолу корбанын һәм гаеп йолу корбанын шунда куярлар, чөнки бу – изге урын, – диде. –