10-11 Сез изгене – изге булмаганнан, чистаны нәҗестән аера белергә һәм исраилиләрне Раббының Муса аркылы җиткерелгән барлык кагыйдәләренә өйрәтергә тиеш.
Моңа каршы Раббы болай дип җавап бирде: «Әгәр дә Миңа кире кайтсаң, Мин сине янәдән кабул кылырмын, һәм син Миңа хезмәт итәрсең. Буш нәрсәләр сөйләмичә, дөресен генә әйтсәң, кешеләргә Минем сүзләремне ирештерүче булырсың. Шунда син алар алдына бармыйча, алар синең каршыңа килерләр.
Руханиларың Минем канунымны боза һәм изге әйберләремне хур итә, гади әйбердән изге әйберне аермый, нәҗес белән чиста арасында нинди аерма барын өйрәтми, Минем шимбә көннәремне санламый; Мин алар арасында хур ителәм.
Минем халкымны алар изгене – гадәти нәрсәдән, чистаны нәҗестан аерырга өйрәтсеннәр.
Нәҗесне – чистадан, ашарга яраклы хайванны ашарга ярамаганнан аерырга тиеш сез».
Рухани аны тикшерсен; әгәр башындагы чәчсез урында йогышлы тире авыруына охшаган аксыл-ал төстәге шеш булса, димәк, ул кешедә – йогышлы тире авыруы, һәм ул нәҗес; андый кешене рухани нәҗес дип игълан итсен, чөнки аның башында – йогышлы тире авыруы.
Сафлар өчен барысы да саф, әмма бозык һәм имансыз кешеләр өчен бернинди саф нәрсә юк, чөнки аларның акыллары һәм вөҗданнары бозык.