Левиләр 1:3 - Изге Язма3 Әгәр тулаем яндыру корбаны эре терлектән булса, ул кимчелексез иркәк терлек булырга тиеш. Корбан Раббы тарафыннан кабул ителсен өчен, корбан китерүче кеше аны Очрашу чатыры алдына китерсен အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Икмәк белән бергә кимчелексез бер яшьлек җиде тәкә бәрән, бер үгез бозау һәм ике сарык тәкәсе тәкъдим итегез; алар Раббыга тулаем яндыру корбаны булыр. Икмәк вә шәраб бүләкләре белән бергә китерелгән шул корбаннар – Раббыга багышланган яндыру бүләкләредер; аларның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
Тулаем яндыру корбаны итеп, яки нәзерне үтәү өчен, яисә татулык корбаны итеп, яшь үгез китергәндә, ярты һин зәйтүн мае алып, бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан өч өлешенә кушыгыз да икмәк бүләге, шулай ук ярты һин шәраб бүләге китерегез. Утта яндырылган бу корбанның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер.