16 Кошның бүксәсен һәм шакшылары белән бергә арт ягын өзеп алсын да мәзбәхнең көнчыгыш ягына, көл сала торган урынга ташласын.
Миңа кабат зиһенем иңгәннән соң, патшаларга хас шөһрәтем, абруй-мәртәбәм вә мәһабәтлегем дә, киңәшчеләрем вә түрәләрем дә миңа кире кайтты, мин янәдән тәхеткә утырдым, дәрәҗәм әүвәлгедән дә ныграк артты.
Гөнаһ йолу өчен корбан ителгән һәм, Исраил халкын гөнаһтан пакьләү өчен, каннары Иң Изге бүлмәгә алып керелгән үгез бозау белән кәҗә тәкәсе станнан читкә чыгарылырга, һәм аларның тиресе, ите, эчендәге шакшылары яндырылырга тиеш.
яки югалган әйберне табып та: «Тапмадым», – дип әйтсә, яки, нинди дә булса гөнаһ эш эшләп, шул турыда ялган ант итсә,
– Изге Рух иңеп, сине Аллаһы Тәгаләнең кодрәте каплап алачак, шуңа күрә синнән туачак Бала изге булыр һәм Аллаһы Углы дип аталыр, – дип җавап бирде фәрештә. –
Атабыз Аллаһының алдан белеп торуы буенча, Рухының сезне изге итүе аша, Гайсә Мәсихкә итагатьле булу өчен һәм өстегезгә каны сибелеп чистарыну өчен сайландыгыз сез. Сезгә мәрхәмәт һәм иминлек мул итеп бирелсен!