3 Шуннан Ифтах, кардәшләреннән качып, Тоб иленә китә. Биредә аның тирәсенә җыен әтрәк-әләм туплана, һәм алар бергәләшеп кешеләргә һөҗүм итә башлыйлар.
Давыт белән аралары бозылганны күреп, аммониләр Бәйт-Рәхубта һәм Собада арамиләрнең егерме мең жәяүле сугышчысын, шулай ук бер меңлек гаскәре белән Мәгакәһ патшаны һәм Тоб төбәгеннән унике мең сугышчыны ялладылар.
Аммон гаскәрләре шәһәр капкасыннан чыктылар да, алышырга әзерләнеп, тезелеп бастылар. Соба вә Рәхубтан килгән Арам гаскәриләре, шулай ук Тоб вә Мәгакәһ сугышчылары читтәрәк басу өстендә тупланганнар иде.
Ләкин башка яһүдиләр көнләштеләр һәм, мәйдандагы юньсез кешеләрне җыеп, шәһәрдә чуалыш чыгардылар. Паул белән Силасны халык алдына алып бару өчен, аларны эзләп, Ясун йортына бәреп керделәр.
Әмма Гилыгадның үз хатыны да ир балалар таба; үсеп җиткәч, алар: – Атабыз мирасында синең өлешең юк, чөнки син башка хатынның углы, – дип, Ифтахны куып чыгаралар.
Шуннан алар аңа Багал-Берит гыйбадәтханәсеннән җитмеш шәкыл көмеш биреп, Әбумәлик шул акчага җыен әтрәк-әләм, башкисәр бәндәләрне яллады да, аларны ияртеп,
Шулай ук кыерсытылган байтак кына адәмнәр, бурычларын түли алмаучылар, рәнҗетелгәннәр дә аның янына килеп сыенды; тора-бара шуларның саны дүрт йөзгә җитеп, Давыт аларның башлыкларына әверелде.
ул үзенең алты йөз ир-егетен ияртте дә Гәт патшасы Магок углы Әкиш янына юнәлде.