Хөкемчеләр 10:9 - Изге Язма9 Аннары аммониләр Яһүдә, Беньямин һәм Эфраим ыругларына каршы сугыш башлау нияте белән Үрдүнне кичеп чыгалар. Исраилиләр бик мөшкел хәлдә калалар. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
– Нигә борчыйсың мине? Нәрсәгә дип чакырдың мине? – дип сорады Шемуил Шаулдан. – Зур бәлагә тарыдым мин, – дип җавап бирде аңа Шаул. – Пелештиләр миңа каршы сугыш ачты, ә Аллаһы исә миннән ваз кичте, пәйгамбәрләр аша да, төштә дә җавап бирми. Нәрсә эшләргә икәнен өйрәтсәң иде, шуңа сине чакыртырга булдым.