3 Яһүдә, Беньямин, Эфраим һәм Менашше ыругыннан Иерусалимгә кайтып урнашкан кешеләр түбәндәгеләр.
Нәсел шәҗәрәсеннән күренгәнчә, алар, һәрберсе гаилә башлыклары булып, Иерусалимдә яши иделәр.
Яһүдә углы Перес нәселеннән: Бани углы Имридән туган Омри оныгы – Аммиһуд углы Утай;
Чын йөрәктән Раббының – Исраил Алласының йөз нурын эзләүчеләр дә, ата-бабаларының Раббы Алласына корбан китерү өчен, левиләргә ияреп, Исраил җиренең бөтен ыругларыннан Иерусалимгә килделәр.
Алай да Ашер, Менашше һәм Зәбулун ыругларыннан кайберәүләр, түбәнчелек күрсәтеп, Иерусалимгә килделәр.
Халык башлыклары Иерусалимдә урнашты, ә бүтәннәр жирәбә салды: ун кешенең берсе изге шәһәр Иерусалимдә, калган тугызы исә башка шәһәрләрдә яшәргә тиеш булды.