3 Перес нәселеннән булган Яшабгам барлык гаскәрбашлары өстеннән беренче айда җитәкчелек итте.
Әмма бала кулын кире эчкә тартып алды, һәм дөньяга беренче булып игезәкнең икенчесе туды. Кендек әбисе: – Көч белән үзеңә юл ярып чыктыңмы?! – дип әйтеп куйды. Шуңа күрә бу балага Перес дигән исем куштылар.
Беренче айда хезмәт күрсәтергә тиешле бүлек белән Зәбдиел углы Яшабгам җитәкчелек итте; аның бүлегендә җәмгысы егерме дүрт мең кеше саналды.
Икенче айда хезмәт күрсәтергә тиешле бүлек белән ахуахлы Додай идарә итте; Миклут аның ярдәмчесе булды; Додай җитәкләгән бүлектә егерме дүрт мең кеше саналды.
Беренче булып төркемнәргә бүленгән Яһүдә ыругы үзенең байрагы астында кузгалып китте. Яһүдә ыругының гаскәрбашы Амминадаб углы Нахшон иде.
Яһүдә ыругындагы кабиләләр: Шеладан – Шела кабиләсе, Перестан – Перес кабиләсе, Зерахтан – Зерах кабиләсе.
Беренче көнне үзенең бүләкләрен Яһүдә ыругыннан Амминадаб углы Нахшон алып килде.