I Елъязма 24:3 - Изге Язма3 Элгазар нәселеннән Садыйк, Итамар нәселеннән Әхимәлик белән берлектә Давыт, хезмәт вазифаларына карап, Һарун нәселен төркемнәргә бүлеп чыкты. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Патша, түрәләр, рухани Садыйк, Абъятар углы Әхимәлик алдында, шулай ук руханиларның һәм левиләрнең гаилә башлыклары алдында Леви нәселеннән булган Нетанел углы Шәмәгыйя, кәтип буларак, Элгазар белән Итамарның нәселбашларын теркәп барды. Нәселбашлары әүвәл Элгазар токымыннан, аннары Итамар токымыннан чиратлап сайланды.
Ул, үзенең атасы Давыт әйтеп калдырганча, руханиларны вә левиләрне, башкарган хезмәтләренә карап, төркемнәргә бүлде. Левиләр Раббыга мактау яудырдылар һәм көн дә үтәлергә тишле хезмәтләрендә руханиларга ярдәм иттеләр. Аллаһы кешесе Давыт кушканча, Сөләйман төркемнәргә бүлеп һәр капка янына сакчылар билгеләде.