7 Кәрминең углы Акәр исемле булды. Әлеге Акәр, юк ителергә тиешле нәрсәләргә нәфесен сузып, Исраилне бәлагә салган кеше иде.
Зерахның угыллары Зимри, Этан, Һеман, Кәлкөл һәм Дара атлы иде – барысы бишәүдер.
Этаннан Азария туды.
Яһүдәнең Перес, Хесрон, Кәрми, Хүр һәм Шобал атлы угыллары бар иде.
Юк ителергә тиешле нәрсәләрдән бернәрсәне дә үзегезгә алмагыз. Шулай эшләсәгез, Раббы Үзенең ярсуын басар, сезгә шәфкать күрсәтер һәм, ата-бабаларыгызга ант иткәнчә, халкыгызны ишле итәр,
Үзегез дә шул җирәнгеч нәрсәләр кебек тәмам юк ителмәс өчен, аларны йортыгызга алып кермәгез. Алардан чирканыгыз һәм җирәнегез, чөнки алар тәмам юк ителергә тиеш.
Зерах углы Ахан Аллаһыга багышланган әйбергә нәфесен сузгач, Раббының ярсуы бөтен Исраил халкына төшмәдемени?! Аханның гөнаһы өчен гомере белән бер ул гына хушлашмады бит».
Барлык алтын-көмеш, шулай ук бакыр вә тимер әйберләр Раббыга тәгаенләнгән, алар Раббы хәзинәсенә куелырга тиеш.
– Син безне бәла-казага дучар иткән кебек, бүген сине Раббы бәла-казага дучар итә, – диде аңа Ешуа, һәм исраилиләр Аханны таш атып үтерделәр. Башкаларны да таш атып үтергәч, бөтенесен утта яндырдылар