I Елъязма 13:3 - Изге Язма3 Аллабызның сандыгын үзебезгә алып кайтыйк, чөнки Шаул патшалык иткән көннәрдә без аны кирәксенмәдек, – диде. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Шуннан Шаул: – Әйдәгез, төнлә пелештиләрне куа чыгыйк. Таң атканчы бөтен әйберләрен талап алып, бер генә кешесен дә исән калдырмыйк, – диде. Халык аңа: – Үзең ничек кирәк дип тапсаң, шулай эшлә, – дип җавап кайтарды. Әмма рухани аларга: – Әйдәгез Аллаһыга мөрәҗәгать итик! – дип каршы төшкәннән соң, Шаул Аллаһыдан: – Пелештиләрне куа чыгыйммы? Аларның язмышын Исраил кулына тапшырасыңмы? – дип сорады. Ләкин ул көнне Аллаһы аңа җавап бирмәде.