I Елъязма 11:3 - Изге Язма3 Исраилнең барча өлкәннәре патша янына Хебрунга килгәч, Давыт Раббы каршында алар белән килешү төзеде; һәм өлкәннәр, Шемуил аша Раббы вәгъдә иткәнчә, Давытны, зәйтүн мае сөртеп, Исраил патшасы итеп билгеләделәр. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Беркөнне Раббы Шемуилдән: – Минем тарафтан сөрелгән Исраил патшасы Шаул өчен тагын күпме кайгырып яшәргә җыенасың?! – дип сорады, аннары: – Мөгезгә зәйтүн мае сал да Бәйт-Лехемгә юл ал. Мин сине шунда яшәүче Ишай атлы кеше янына җибәрәм: аның угыллары арасыннан берсен патшалыкка тәгаенләдем, – дип өстәде.