I Елъязма 11:2 - Изге Язма2 Әүвәле, Шаул патшалык иткән вакытларда, безне әйдәп сугышларга син алып бардың һәм Исраилне, яу кырыннан алып чыгып, кабат өенә син алып кайттың. Раббы Аллаң сиңа: «Син минем халкым Исраилнең көтүчесе булырсың һәм Исраил өстеннән идарә итәрсең», – диде. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Беркөнне Раббы Шемуилдән: – Минем тарафтан сөрелгән Исраил патшасы Шаул өчен тагын күпме кайгырып яшәргә җыенасың?! – дип сорады, аннары: – Мөгезгә зәйтүн мае сал да Бәйт-Лехемгә юл ал. Мин сине шунда яшәүче Ишай атлы кеше янына җибәрәм: аның угыллары арасыннан берсен патшалыкка тәгаенләдем, – дип өстәде.