3 Шуннан соң Шаулның үзенә каршы аяусыз көрәш башланды; укчылар, җәяләрдән атып, аны җәрәхәтләделәр.
Пелештиләр, Шаул белән аның угылларын куып җитеп, Шаулның угыллары Йонатан, Абинадаб һәм Малки-Шуаны үтерделәр.
Шунда Шаул үзенең корал йөртүчесенә: – Шул сөннәтсезләр килеп, мине мәсхәрә иткәнче, кылычыңны чыгар да кадап үтер мине, – диде. Әмма аның корал йөртүчесе, куркып, бу эштән баш тартты. Шуннан Шаул кылычын чыгарды да бөтен гәүдәсе белән кылычы өстенә ауды.
Җитезнең – качарлык хәле, көчленең егәре булмас, гайрәтле үзенең җанын саклап кала алмас;