Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Ишагыйя 8:9 - Изге Язма

9 Тупланыгыз, әй халыклар, куркудан дер калтырагыз! Тыңлагыз, барлык ерак җирләр! Сугышка әзерләнегез, куркудан дер калтырагыз! Сугышка әзерләнегез, куркудан дер калтырагыз!

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Ишагыйя 8:9
24 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Исраил патшасы аларга: – Кайтып әйтегез: биленә кылыч тагучы кылычын салучыдай мактанмасын, – диде.


Хакыйкать ки, яманнар җәзасыз калмас, тәкъва кешеләр исә коткарылыр.


Хәзер инде Раббы сүзе аларга мондый булачак: «Сүз арты сүз, кагыйдә арты кагыйдә – аннан бераз, моннан бераз». Шуннан алар атлап барган уңайга артка егылып җәрәхәтләнәчәк, ятьмәгә эләгеп, тозакка төшәчәк.


Шул чагында Раббы фәрештәсе, килеп, Ашшур гаскәре туктаган урында йөз сиксән биш мең кешене һәлак итте. Иртәгесен уянсалар – бөтен әйләнә-тирә мәет белән тулган.


Кем дә булса сиңа һөҗүм итә калса, бел: бу Миннән булмас; сиңа каршы кем генә һөҗүм итсә дә, синнән һәлакәтен табар.


Сез хәзер Бабил патшасыннан куркасыз. Аңардан курыкмагыз! – дип белдерә Раббы. – Чөнки сезне коткарыр өчен, аның кулыннан йолып алыр өчен, Мин янәшәгездә булырмын.


«Зур вә кечкенә калканнарыгызны әзерләгез! Сугышка керегез!


Атларыгызны иярләгез, менеп атланыгыз, җайдаклар! Башыгызга очлымнар киеп, сафларга басыгыз! Сөңгеләрегезне үткенләгез, көбә күлмәкләрегезне киегез!


«Син, Бабил, – Минем чүкечем, сугыш коралым; синең ярдәмеңдә Мин халыкларны кырам, патшалыкларны бөлдерәм,


Син үзең һәм синең янга җыелган күп санлы халыклар әзерләнсен һәм кораллансын; син аларга юлбашчы бул.


Еллар узып, күп көннәр үткәч, сине чакырып алырлар, һәм син сугыштан соң тернәкләнгән, кешеләре башка халыклар арасыннан җыеп алынган җиргә, күптән бушап калган Исраил тауларына һөҗүм итәрсең. Анда яшәүчеләр, кайчандыр башка халыклар арасыннан кире кайтарылып, хәзер тыныч-имин көн күрәләр.


Әлеге патшалар үзләренең көчләрен берләштерделәр һәм, Исраил белән алышырга ниятләп, Мером суы буена килеп тукталдылар.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ