4 чөнки бала «әткәй», «әнкәй» дип әйтергә өйрәнгәнче, Ашшур патшасы Дәмәшкънең байлыгын вә Самареядә таланган малны үзе белән алып китәчәк.
Пеках патша идарә иткән көннәрдә, Исраилгә Ашшур патшасы Тиглат-Пилесер һөҗүм итте һәм, Ион, Әбел-Бәйт-Мәгакәһ, Яноах, Кыдыш, Хатсор калаларын, шулай ук Гилыгад, Гәлиләя, Нәптали җирләрен басып алып, халкын әсирлеккә Ашшурга озатты.
Ашшур патшасы аның гозерен екмады: Дәмәшкъкә һөҗүм итеп, аны яулап алды, анда яшәүче халыкны Кыйрга сөрде, ә Рәсиннең җанын кыйды.
Ашшур патшасы Шалманесер Һошеягә каршы сугыш ачты; Һошея аңа буйсыну белдереп ясак түли башлады.
Дәмәшкъ турында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе. «Менә, Дәмәшкъ калалар исәбеннән чыгарып ташланачак, хәрабәләр өеменә әвереләчәк.
Эфраим – ныгытмасыз, Дәмәшкъ патшалыксыз калачак, Арамның исән калган халкы Исраил халкының даны беткән кебек бетәчәк», – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.
Вакытыннан алда өлгергән инҗир җимешен беренче күргән кеше өзеп капкан кебек, уңдырышлы үзән уртасында калкып торган, Эфраимнең гүзәллеге вә даны булган, шиңә барган чәчәк белән дә нәкъ шулай булачак.
Раббы миңа тагын әйтте:
Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, Гилыгадны тимер чабагачлар белән суктырган Дәмәшкъне җәзасыз калдырмам:
Дәмәшкънең капка бикләрен ватармын, Авен үзәнендә яшәүчеләрне һәм Бәйт-Эдендагы хөкемдарлык таягының иясен юк итәрмен; арамиләр Кыйрга сөрелер», – ди Раббы.
Ә Мин ничек итеп Ниневәне, шул бөек шәһәрне кызганмыйм ди?! Бу шәһәрдә, күп санлы хайваннарны санамаганда, йөз егерме меңнән артык бәхетсез кеше яши.
Әмма әле игезәкләр туганчы һәм яхшы яки яман нәрсә дә булса эшләгәнче, Рәбикага: «Өлкәне кечесенә хезмәт итәчәк», – дип әйтелгән булган. Моның белән Аллаһының сайлавы аларның эшләренә түгел, ә Чакыручыга бәйле булуы күрсәтелә.
Раббы әйтте: «Яхшыны яманнан аера да белмәгән балаларыгыз турында сез: „Алар дошман кулына калачак“, – дигән идегез. Ләкин әнә шул балаларыгызга Мин бу җирне бирермен, һәм алар аны биләрләр.