5 Эфраимнәр һәм Ремалия углы белән бергә арамиләр сиңа явызлык кылмакчы була,
Җир йөзенең патшалары баш күтәрә, Раббыга һәм Ул май сөрткән затка каршы тупланалар бергә илбашлары.
Патшалык итүче Давыт йортына «Арам белән Эфраим үзара килешү төзегәннәр!» дигән хәбәр килеп ирешкәч, Әхәз патша һәм аның халкы урмандагы агачлар кебек калтыранды.
„Әйдәгез, Яһүдәгә һөҗүм итик! Халкын хафага төшереп, аны яулап алыйк! Табеил углын шунда патша итеп куйыйк!“ – ди алар».
Әй Ниневә, синнән чыккан бәндә явыз ният белән Раббыга каршы күтәрелде, золым кылырга өнди ул.
ә менә иминлектә яшәүче чит халыкларга ачуым зур, чөнки Үз халкыма җиңелчә генә сабак биргәндә, теге халыклар Минем халкымның газабын арттыра гына төштеләр“.