1 Уззиядән туган Иотамның углы – Яһүдә патшасы Әхәз идарә иткән көннәрдә, Арам патшасы Рәсин һәм Исраил патшасы Ремалия углы Пеках Иерусалимгә каршы яуга чыктылар, ләкин аны ала алмадылар.
Пекахьянең дәрәҗәле бер түрәсе – Ремалия углы Пеках – аңа каршы фетнә оештырды: илле гилыгадлыны ияртеп, Самареядәге патша сарае кальгасына үтеп керде дә, патшаның, шулай ук Әргүб белән Ариенең җанын кыеп, үзе патша булып утырды.
Яһүдә патшасы Азария хакимлегенең илле икенче елында Исраил тәхетенә Ремалия углы Пеках килде һәм егерме ел дәвамында Самареядә идарә итте.
(Иотам патшалык иткән көннәрдә, Раббы Арам патшасы Рәсинне һәм Ремалия углы Пекахны яу белән Яһүдәгә каршы җибәрә башлады.)
Исраил патшасы Ремалия углы Пеках хакимлегенең унҗиденче елында Яһүдә патшасы Иотам урынына тәхеткә углы Әхәз килде.
Бервакыт Арам патшасы Рәсин һәм Исраил патшасы Ремалия углы Пеках, Иерусалимгә каршы яуга күтәрелеп, Әхәзне камалышта тоттылар, ләкин җиңә алмадылар.
Яһүдә патшалары Уззия, Иотам, Әхәз, Хизәкыйя идарә иткән вакытларда, Амотс углы Ишагыйягә Яһүдә вә Иерусалим хакында Раббыдан иңгән күренешләр.
«Бу халык тын гына агып яткан Шилуах суларын санга сукмаган һәм Рәсин белән Ремалия углына сокланган өчен,
Әмма Раббы бу халыкка каршы Рәсиннең дошманнарын күтәрер, аларны яу чыгарга котыртыр:
Күп әйберләр җитештергәнгә, синең белән арамиләр алыш-биреш итте; әйберләрең өчен алар фирәзә, җете кызыл тукыма, парча тукыма, нәфис җитен, мәрҗән, якут белән түләде.
Яһүдә җирендә берсе артыннан берсе Уззия, Иотам, Әхәз вә Хизәкыйя исемле патшалар, Исраилдә исә Яһоаш углы Яробам патша хакимлек иткән заманда Беэри углы Һошеягә Раббыдан вәхи иреште.
Яһүдә патшалары Иотам, Әхәз һәм Хизәкыйя идарә иткән заманнарда морешетлы Михә пәйгамбәргә Раббы Үз сүзен җиткерә торды. Самарея белән Иерусалим хакында аңа Раббыдан менә нинди вәхи булды: