Ишагыйя 66:3 - Изге Язма3 Корбан итеп үгез суючылар исә – кеше үтерүчегә, бәрән чалучылар эт муенын сындырган кешегә тиң, икмәк бүләге тәкъдим итүчеләр – корбанга дуңгыз каны китерүче белән, хуш исле сумала-майлар көйрәтүчеләр потка табынучы белән бердер. Үз юлларын алар үзләре сайлаганнар, үзләренең җирәнгеч нәрсәләреннән рәхәтлек табалар. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Көне буе Мин Үземнең буйсынмас халкыма, үзләре сайлаган начар юлдан йөрүчеләргә кулларымны сузып тордым. Йөземә карап, Мине һәрчак мәсхәрә иткән, бакчаларда корбан китергән, кирпеч мәзбәхләрдә хуш исле сумала-майлар көйрәткән, каберләр арасында утырган, тау куышларында төн үткәргән, дуңгыз ите ашаган, нәҗес иттән шулпа пешергән, бер-берсенә: „Ераграк тор, килмә яныма, синең өчен мин артык пакьмен“, – дигән кешеләргә сузып тордым Мин кулларымны. Бу халык – Минем борынымны әчеттереп көнозын янып торган учак төтенедер.