3 Ул болай ди: «Булып узган вакыйгалар турында Мин алдан ук әйтеп куйган идем – ул сүзләр Минем авыздан чыкты; Мин игълан иттем һәм тормышка да ашырдым, барысын кинәттән эшләдем.
Ләкин синең күп санлы дошманнарың вак тузан бөртеге кебек, рәхимсезләр урдасы җилгә очкан кибәк кебек булачак. Кинәт кенә, күз ачып йомган арада,
Шулай булгач, бу гөнаһ сезнең өчен биек дивардагы һаман киңәя барган ярык кебек булачак; кинәт кенә, бер мизгел эчендә ишелеп төшәчәк ул дивар.
Миңа каршы баш күтәрүең, Минем колакка килеп ирешкән тәкәбберлегең өчен, борыныңа – ыргак, авызыңа авызлык кидерәм Мин синең, килгән юлыңнан кире кайтарып җибәрәм».
Менә, Ашшур патшасына Мин шундый рух иңдерәчәкмен, ул, бер хәбәр ишетүгә, үз җиренә кайтып китәчәк, һәм Мин аны шунда кылычтан уздырачакмын».
Дәлилләр китереп, ниләр буласын алар алдан әйтсеннәр, узган вакыйгалар турында сөйләп бирсеннәр, һәм, фикер йөртеп, без ул эшнең ничек тәмамланасын үзебез төшенербез; әйе, безгә киләчәк турында хәбәр итсеннәр.
Сионга: „Күрегез, менә нәрсәләр булачак!“ – дип, беренче булып Мин әйттем, Иерусалимгә сөенче китерүчене юлладым.
Менә, алдан әйтелгәннәр тормышка ашты, хәзер исә Мин сезгә яңа нәрсә игълан кылам, әле гамәлгә ашмаганны алдан хәбәр итәм».
Барлык халыклар бергә җыелсын, кавемнәр бергә туплансын! Элек булган хәлләрне алар арасыннан кем алдан хәбәр иткән дә кем әүвәл әйткән?! Шаһитларын китереп, бүтәннәр ишетсен һәм „Бу дөрес!“ дип әйтсен өчен, үзләренең хаклы булуын исбатласыннар!
Сөйләп бирегез, дәлилләр китерегез! (Әйдә, киңәшләшсеннәр үзара!) Кем бу турыда алдан хәбәр итте, борынгы заманда ук кем сөйләп бирде? – Мин, Раббы, түгелме?! Миннән башка икенче бер алла юк! Мин гадел вә коткаручы Аллаһы, бүтән андый берәү дә юк!
Исраил халкына Раббы вәгъдә иткәннәрнең һәммәсе үтәлде.