4 Моны кем шулай эшләде, кем оештырды соң? – Җир яратылганнан бирле кешеләрне буын арты буын дөньяга китерүче Зат! Мин, Раббы, – беренчемен, соңгы буын белән дә Мин булачакмын!»
Суларны – учы белән, күкне карышлап кем үлчәгән?! Җир туфрагын кем үлчәү тәлинкәсенә сыйдырган?! Тауларны, калкулыкларны бизмәнгә кем салган?!
Күзегезне күкләргә күтәреп карагыз: аларны кем бар кылды соң? Йолдызларны санап күкләр киңлегенә чыгаручы, һәрберсен исеме белән атаучы – Раббы; Аның зур көче вә кодрәте белән аларның һәммәсе үз урынындадыр.
Боларны Раббы кулы эшләгәнне, Исраилнең изге Алласы булдырганны кешеләр күрсен һәм белсен өчен, әйбәтләп карап төшенсеннәр өчен эшләрмен Мин моны».
Без белсен өчен, бу хакта кем алдан сөйләп бирде?! Без: „Ул хаклы булган“, – дип әйтә алсын өчен, илаһларның берәрсе бу хакта алдан хәбәр иттеме?! Сезнең арада бу хакта әйтүче, хәбәр бирүче булмады, беркем сездән бер сүз ишетмәде.
Ул аларны куа бара, аяклары җиргә дә тими, зарар-зыян күрми атлый ул.
Ягъкубны – талаучыларга, Исраилне юлбасарларга кем тапшырды? – Раббы Үзе түгелме?! Чөнки без Аңа каршы гөнаһ кылдык; Исраил халкы Аның юлыннан барырга теләмәде, Канунын санламады,
Минем шаһитларым, Үзем сайлап алган колларым – сез ул, исраилиләр, – дип белдерә Раббы. – Сез Мине танып белсен, Миңа ышансын, Минем бердәнбер Аллаһы икәнемне аңласын өчен сайлап алдым Мин сезне. Миңа кадәр бүтән аллалар булмады, Миннән соң да булмаячак!
Мин – борынгы заманнардан бирле Алламын! Минем кулдан беркем коткара алмас! Мин эшләгәнне кем кире кага алыр?!»
Ахырда нәрсәләр буласын баштан ук әйтәм, әле булмаганны Мин борынгы заманнардан ук әйтеп киләм. Мин: „Үз ниятемне тормышка ашырырмын, теләгән һәр нәрсәмне җиренә җиткерермен!“ – дим.
Тыңла әле Мине, Ягъкуб йорты, Үзем сайлап алган Исраил халкы! Бу – Мин, беренче һәм соңгысымын!
«Менә, гыйффәтле кыз, авырга калып, угыл табачак. Аңа Иммануил дип исем кушарлар», – дигән сүзләре гамәлгә ашсын өчен булды. Иммануил – «Аллаһы безнең белән» дигәнне аңлата.
һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Шуны белегез: Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам.
Борынгыдан билгеле булган бу эшләрне Ул кыла».
Бөтен җир йөзендә яшәсеннәр дип, Ул бер кешедән барлык халыкларны бар итте, вакытларны һәм яшәү урыннарының чикләрен билгеләде.
Инде күрегез: Мин – бердәнбер, Миннән башка икенче алла юк. Үтерүче дә, яшәтүче дә – Мин, чирләтүче дә, терелтүче дә – Мин; берәү дә Минем кулдан коткара алмый.
Ул болай диде: «Күргәннәреңнең барын да китап итеп язып, Эфес, Смурна, Пергәм, Түәтәйрә, Сәрдәйс, Филаделфея, Лаудикея шәһәрләрендәге җиде бердәмлеккә җибәр».
Мин Аны күргәч, үле кешедәй, аяклары алдына егылдым. Ул исә Үзенең уң кулын миңа тидереп, болай диде: «Курыкма! Мин – Беренче һәм Соңгы,
«Мин – Альфа һәм Омега, – дип әйтә Раббы Аллаһы, – хәзер Бар, Булган һәм Булачак Зат, Чиксез кодрәт Иясе».
«Смурна бердәмлегенең фәрештәсенә яз: „Беренче һәм Соңгы, үлгән һәм терелеп Торган болай ди:
Мин – Альфа һәм Омега, Беренче һәм Соңгы, Башы һәм Ахыры.