Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Ишагыйя 38:1 - Изге Язма

1 Хизәкыйянең бик каты авырып үлем түшәгендә яткан чагы иде. Аның янына Амотс углы Ишагыйя пәйгамбәр килеп әйтте: – Раббы болай ди: «Эшләреңне тәртипкә китер, чөнки әҗәлең якын, син инде терелмәячәксең».

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Ишагыйя 38:1
16 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

– Бала исән чакта ризык капмавымның һәм күз яшьләре түгүемнең сәбәбе шулдыр: кем белә, бәлки, Раббы мине кызганыр да сабый исән калыр, дип уйладым, – диде Давыт аларга җавап итеп.


Ахитофел исә, аның киңәшенә колак салмауларын күреп, ишәгенә атланды да үз шәһәренә таба юл алды. Кайтып җиткәч, гаиләсенә васыятен калдырды һәм үз-үзенә кул салды – асылынып үлде. Аны ата-бабалары төрбәсендә гүргә иңдерделәр.


Хизәкыйянең, бик каты авырып, үлем түшәгендә яткан чагы иде. Ул Раббыга дога кылды, һәм Раббы аны ишетте – терелүенә ишарә итүче бер билге күрсәтте.


Хәл кадәренчә кулыңнан килгәннең барысын да эшлә, чөнки син керәчәк кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк.


Яһүдә патшалары Уззия, Иотам, Әхәз, Хизәкыйя идарә иткән вакытларда, Амотс углы Ишагыйягә Яһүдә вә Иерусалим хакында Раббыдан иңгән күренешләр.


ә сарай башлыгы Эльякыймны, кәтип Шебнаны һәм өлкән руханиларны (алар барысы да тупас тукымага төренгән иде) Амотс углы Ишагыйя пәйгамбәр янына җибәрде.


Амотс углы Ишагыйя шуннан соң Хизәкыйягә мондый хәбәр җибәрергә кушты: – Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Син Миңа Ашшур патшасы Санхериб турында дога кылган идең.


Аллаһы, аларның гамәлләрен – явызлык кылудан туктауларын күргәч, халыкны кызганды һәм алар өстенә җибәрергә вәгъдә иткән бәла-казасын җибәрми калды.


Беренче көнне Юныс, шәһәр буйлап йөреп, халыкны үгетләде: – Кырык көннән соң Ниневә җимереләчәк! – диде.


Шул көннәрдә ул хатын авырып вафат булды. Аны юып, югары каттагы бер бүлмәгә урнаштырдылар.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ