7 Аларның җире көмеш вә алтынга тулган, хәзинәләрендәге байлыкның исәбе-хисабы юк, илләрендәге атлар бихисап күп, сугыш арбалары санап бетергесез.
Сөләйманның арбага җигә торган атлары өчен дүрт мең араны булып, унике мең арба йөртүчесе бар иде.
алтын җыйган, йортларын көмеш белән тутырган түрәләр арасында.
Фатихаң белән аны мәңгегә мөбарәк кылдың, йөзеңнең нуры белән күңелен балкыттың.
„Юк, атларга атланып качарбыз!“ – дидегез сез. Ярый соң, качарсыз да! „Җитез атларга атланып чабарбыз!“ – дидегез сез. Ярый, сезне эзәрлекләүчеләр дә бик җитез булачак!
Мисырга ярдәм эзләп баручыларга – кайгы! Алар атларына ышаналар, күп санлы арбаларына өметләнәләр, җайдакларының көченә таяналар, ә Исраилнең изге Алласына карашларын төбәмиләр, Раббыдан киңәш сорамыйлар!
Комсызлык кебек гөнаһлары өчен халкыма ачуым кабынды, һәм Мин аларны җәзаладым, ярсып, йөземне яшердем; ләкин алар, үҗәтләнеп, йөрәкләре кушкан юлдан бара бирделәр.
Үзегез белән дога сүзләрен алыгыз да Раббыга кайтыгыз, әйтегез Аңа: «Бар гөнаһларыбызны кичер, игелек белән кабул ит безне; үгез урынына корбанга Сиңа мактау сүзләребезне китерәбез, – диегез. –
«Ул көнне, – дип игълан итә Раббы, – Мин сезнең атларыгызны юк итәрмен, арбаларыгызны җимереп бетерермен.
Ул үзенең тыелгысыз фәхешлек шәрабын барлык халыкларга эчертте, һәм җир патшалары аның белән фәхешлек иттеләр. Сәүдәгәрләр чамасыз зиннәтеннән баедылар».