Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Ишагыйя 15:9 - Изге Язма

9 «Әнә, Димон сулары кан белән тулды! – ди Раббы. – Ләкин әле Мин Димонга тагын шундый каза әзерләдем: Мәабтан качып киткән һәм илдә калган кешеләргә арысланнар өстерәчәкмен!»

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Ишагыйя 15:9
11 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Анда яши башлауларының беренче мәлләрендә бу халык Раббыны санламады, шуның өчен Раббы, алар өстенә арысланнар җибәреп, әлеге ерткыч җанварлар кешеләрне үтерә иде.


Мәабның барлык чикләрендә үкереп елыйлар, елаган тавышлар хәтта Эглаимгә вә Беер-Элимгә барып җитә.


Аларга Мин, – диде Раббы, – дүрт төрле җәза: үтерер өчен кылыч, сөйрәп алып китәр өчен этләр, ашап бетерер һәм юк итәр өчен күк кошлары вә кыргый җанварлар җибәрермен.


Исраил – арысланнар куып тараткан көтү ул; башта аны Ашшур патшасы ашады, аннары Бабил патшасы Нәбухаднессар сөякләренә кадәр кимереп бетерде.


Әгәр дә сез, шуларга да карамастан, Мине тагын да тыңламасагыз, гөнаһларыгыз өчен җәзамны җиде мәртәбә арттырырмын.


Арысланнан качып котылган берәүнең каршысына аю килеп чыккан, яки, өенә чабып кереп диварга таянгач, кулын елан чаккан кебек нәрсәдер бу!


Без аларны уклар атып тар-мар иттек, Хишбуннан Дибонга кадәр һәммәсен юк кылдык. Медеба янындагы Нофахка кадәр вәйран иттек аларны».


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ