Ишагыйя 11:2 - Изге Язма2 Аңарда Раббы Рухы – зирәклек вә зиһен, киңәш вә кодрәт, белем вә Раббыдан курку рухы булачак. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Хуҗа-Раббы, мине сайлап алып, миңа Үзенең Рухын иңдерде; Ул мине мазлумнарга шатлыклы хәбәр җиткерер, хәсрәтле йөрәкләрне дәвалар, әсирләргә вә тоткыннарга: «Сез – азат!» – дип белдерер, Раббының шәфкать күрсәтү елын һәм Аллабызның үч алу көнен игълан итәр, барлык хәсрәтле кешеләрне юатыр, Сионда хәсрәт чигүчеләргә көл урынына – баш киеме, аһ-зар урынына – шатлык мае, төшенке рух урынына данлы кием бирер өчен җибәрде. Раббы Үзенең дан-шөһрәте хакына утырткан «тәкъвалык имәннәре» дип йөртерләр ул кешеләрне.
Яхъядан Асия өлкәсендәге иман итүчеләрнең җиде бердәмлегенә: хәзер Бар, Булган һәм Булачак Заттан, Аның тәхете каршында торучы җиде рухтан, шулай ук Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт вә иминлек булсын. Үлгәннәр арасыннан беренче булып терелеп торган Мәсих – тугры Шаһит, җирдәге патшаларның Башлыгы. Аңа, безне сөюче һәм гөнаһларыбыздан Үзенең каны белән азат кылып,