Ишагыйя 1:2 - Изге Язма2 Әй күк, тыңла, әй җир, колак сал! Раббы болай ди: «Мин балаларны тәрбияләп үстердем, ә алар Миңа каршы баш күтәрделәр. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Көне буе Мин Үземнең буйсынмас халкыма, үзләре сайлаган начар юлдан йөрүчеләргә кулларымны сузып тордым. Йөземә карап, Мине һәрчак мәсхәрә иткән, бакчаларда корбан китергән, кирпеч мәзбәхләрдә хуш исле сумала-майлар көйрәткән, каберләр арасында утырган, тау куышларында төн үткәргән, дуңгыз ите ашаган, нәҗес иттән шулпа пешергән, бер-берсенә: „Ераграк тор, килмә яныма, синең өчен мин артык пакьмен“, – дигән кешеләргә сузып тордым Мин кулларымны. Бу халык – Минем борынымны әчеттереп көнозын янып торган учак төтенедер.