Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Иремия 8:7 - Изге Язма

7 Күк кошы ләкләк тә үзенең килү-китү вакытын белә, күгәрчен дә, карлыгач та, керәшә дә туган якларына кайчан очып кайтырга икәнен белә, ә Минем халкым Раббы кушканнарны белми.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Иремия 8:7
10 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Җирдә чәчәкләр күренде, кошлар сайрар чак җитте. Күк күгәрчен гөрли илебездә.


Үгез – үзенең иясен, ишәк үз хуҗасының утлыгын таный; ә Исраил Мине танымый, халкым Мине белергә теләми».


Ботаклар корыгач, хатын-кызлар килә дә, аларны сындыргалап, утын әзерли. Бу халык мәгънәсез булганга, Бар итүче аңа рәхим-шәфкать күрсәтмәячәк, дөньяны яраткан Зат аны кызганмаячак.


Алар үз мәҗлесләрендә гөслә, лира вә курай уйнатып, шөлдерле барабан кагып, шәраб эчеп күңел ачалар, ә Раббы эшләренә дикъкать итмиләр, Ул кылган гамәлләрне күрмиләр.


«Минем халкым аңгыра, – ди Раббы, – алар Мине белми; ахмак бала сыман алар, акыллары җитми; явызлык кылырга оста, яхшылык кылу исә кулларыннан килми».


Шуның өчен, урманнан арыслан чыгып, аларны үтерәчәк, чүл бүресе ботарлаячак. Шәһәрләре янында аларны каплан сагалап торачак – каладан чыккан һәркемне өзгәләп ыргытачак, чөнки халыкның җинаятьләре зурдыр, Раббыга кылган хыянәтләре хисапсыздыр.


Шуңа күрә Канун үз көчен җуйды, гаделлек юк бүтән. Яман кешеләр тәкъваларны җиңә, мәхкәмәләр нахак хөкем чыгара.


Шуннан мин күзләремне югары күтәрдем һәм ике хатынны күреп алдым. Аларның ләкләкнеке сыман канатларын җил уйната иде. Хатыннар үлчәү кәрзинен эләктереп алдылар да күк белән җир арасыннан очыртып алып киттеләр.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ