Иремия 7:3 - Изге Язма3 Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы болай ди: „Яшәү рәвешегезне дөресләгез, гамәлләрегезне төзәтегез, шул чагында Мин сезне бу урында яшәргә калдырырмын. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Сезнең янга бер-бер артлы Үземнең колларымны – пәйгамбәрләрне җибәреп: ‘Һәркайсыгыз үзенең яман юлыннан кире кайтсын! Яшәү рәвешен үзгәртеп, чит илаһларга иярмәсен, аларга табынмасын; шул чагында Мин ата-бабаларыгызга һәм сезгә биргән җирдә гомер итәрсез’, – дидем, ләкин сез Мин әйткәннәргә колак салмадыгыз, Мине тыңламадыгыз.