Иремия 7:18 - Изге Язма18 Әнә, балалар утын җыя, аталары ут дөрләтә, хатын-кызлар, күк алиһәсенә корбан икмәге пешерер өчен, камыр баса. Чит илаһларга шәраб бүләге китереп, алар Мине рәнҗетмәкче булалар. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Хәтта аларның балалары да киң ябалдашлы агачлар төбендә, биек калкулыкларда вә ялан җирдәге тауларда корылган мәзбәхләрне, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны искә алалар. Бөтен ил белән кылган гөнаһларың өчен, Мин синең барча мал-мөлкәтеңне, хәзинәдәге байлыгыңны, корбан китерә торган барлык калку урыннарыңны дошман кулына тапшырам.