Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Иремия 6:9 - Изге Язма

9 Күкләр Хуҗасы Раббы миңа болай диде: «Исраилнең исән калган кешеләре ботаклардагы соңгы йөзем җимеше кебек җыеп алыныр: син, Иремия, йөзем җыючы кабат тикшергән кебек, кулың белән ботакларны тикшереп чык!»

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Иремия 6:9
7 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Җәза бирәсе елны Мин Анатот халкына афәт җибәрәчәкмен – аларның берсе дә исән калмаячак!»


Ә хәзер, – дип белдерә Раббы, – Мин күп санлы балыкчылар җибәрәмен: алар Яһүдә халкын балык тоткан кебек тотар. Шуннан соң күп санлы аучылар җибәрермен: алар һәр тауда, һәр калкулыкта һәм кыя ярыкларында Минем халкымны аулар.


Әгәр сезнең янга йөзем җыючылар килгән булса, ботакларда берничә җиләк калдырыр иде; төнлә караклар килсә дә, үзләренә кирәк кадәр генә урлар иде;


Бу явыз токымнан исән калган адәмнәрне Мин кай тарафларга сөрсәм дә, алар үлемне яшәүдән артык күрерләр. Бу – Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе.


Мәзбәхтән ут белән идарә итү хакимлеге булган тагын бер фәрештә чыкты. Ул көчле тавыш белән үткен урагы булган фәрештәгә: «Үзеңнең үткен урагыңны ал да җир өстендәге йөзем тәлгәшләрен җый, чөнки аның җимешләре өлгерде!» – дип кычкырды.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ