4 Килданиләр җире мәетләр белән тулсын, кылычтан төзәлмәс яра алганнар Бабил урамнарында ятып калсын.
Качып котыла алмаганына сөңге кадалыр, кулга эләккәне кылычтан һәлак булыр.
ә син күмелмичә калгансың, кисеп ташланган кирәксез агач ботагы сыман булгансың; сине упкындагы ташлар өстенә ыргытканнар, кылыч чапкан мәетләр – синең кәфенеңдер; җәсәдең аяк астында таптала.
Хактыр: ул көнне аның яшь егетләре мәйданнарда егылып калыр, бөтен сугышчылары һәлак булыр. Бу – Күкләр Хуҗасы Раббы сүзе.
Шулай, ул көнне Бабилнең яшь егетләре мәйданнарда егылып калыр, барлык сугышчылары һәлак булыр, – дип белдерә Раббы. –
Кылыч Бабил атларына вә арбаларына, чит халыклардан торган гаскәренә төшсен! – Аларны куркак хатыннар итсен! Кылыч Бабил хәзинәләренә төшсен! – Аларга талау килсен!
Бабил хәтта күкләргә менеп китсә һәм югарыда үзенең кальгасын ныгытса да, Мин аңа каршы җимерүчеләр җибәрермен», – дип белдерә Раббы.