Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Иремия 51:3 - Изге Язма

3 Бабил укчыларына җәясен киерергә ирек бирмәгез, көбә күлмәкләрен кияргә юл куймагыз! Бабилнең яшь егетләрен кызганмагыз, бөтен гаскәрен тулысынча юк итегез!

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Иремия 51:3
12 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Атларыгызны иярләгез, менеп атланыгыз, җайдаклар! Башыгызга очлымнар киеп, сафларга басыгыз! Сөңгеләрегезне үткенләгез, көбә күлмәкләрегезне киегез!


Бабил тирәли сугышчан тәртиптә тезелеп басыгыз; укчылар, җәягезне киереп атыгыз аңа, укларны жәлләмәгез, чөнки Бабил Раббыга каршы гөнаһ кылды!


«Мератаим җиренә, шулай ук Пыкодта яшәүчеләргә каршы һөҗүмгә күтәрелегез! Үтерегез аларны, соңгы кешесенә кадәр кырып бетерегез, – дип белдерә Раббы, – Мин кушканнарның барын да эшләгез!


Аның барлык үгезләрен чалыгыз! Әйдә, суемга барсыннар! Кайгы аларга! Үзләренә тәгаенләнгән җәза көннәре җитте!


Бабил хәтта күкләргә менеп китсә һәм югарыда үзенең кальгасын ныгытса да, Мин аңа каршы җимерүчеләр җибәрермен», – дип белдерә Раббы.


«Тәрәзәләребездән үлем керде, зиннәтле сарайларыбызга аяк басты, урамда уйнаган балаларны, мәйданнарда җыелып торган егетләрне алып китте».


Балалары урамда кылычтан кырылыр, ә үзләре өйләрендә калтырап утырыр. Үсмер егет, үсмер кызны да, имчәк баласын, чал чәчле картны да үлем үзеннән калдырмас.


Рәхимлелек күрсәтмәгәннәргә хөкем рәхимсез булыр. Рәхимлелек исә хөкемнән өстен тора!


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ