2 Бабилгә чит кавемнәрне җибәрәм: алар, бодай җилгәргәндәй, Бабилне җилгә туздырырлар, җирен таларлар, бәла килгән көнне һәр тарафтан аңа һөҗүм итәрләр.
Син аларны җилгәрерсең; җил аларны алып китәр, өермә чәчеп таратыр. Шул чагында Раббы синең сөенечең булыр, син Исраилнең изге Алласы белән мактанырсың“.
Коткаручыгыз Раббы, Исраилнең изге Алласы, болай ди: «Сезнең хакка Мин Бабилгә гаскәр җибәрәм, килданиләрнең барчасын качакларга әйләндерәм, аларның кораблары аһ-зарга күмелер.
Халкымны Мин, сәнәк белән җилпегәндәй, илдәге барлык шәһәрләрдән очырып җибәрермен, балаларыннан мәхрүм кылырмын, үз юлларыннан кире кайтмаган өчен һәлак итәрмен!
Бабилгә һөҗүм итәр өчен, укчыларны чакырыгыз! Җәяләрен киереп, шәһәрне камап алсыннар – беркем качып котылырлык булмасын! Аңа, эшләренә карап, әҗерен бирегез, ул ни кылган булса, үзенә дә шуны кылыгыз, чөнки Раббыга – Исраилнең изге Затына каршы баш күтәрде ул.
Тәкәббер әнә абынып егылыр, һәм аны беркем күтәреп торгызмас. Аның шәһәрләренә Мин ут салырмын, һәм ялкын тирә-яктагы бар нәрсәне ялмап алыр».
Синең халкыңның өчтән бер өлеше шәһәрдә үләт чиреннән вә ачлыктан кырылачак; өчтән бер өлеше шәһәр читендә кылычтан үләчәк; тагын бер өлешен төрле тарафларга җилгә таратачакмын һәм артыннан кылыч белән эзәрлекләячәкмен.
Аның кулында җилгәргеч. Ул, ашлыкны ындырда җилгәреп, бодаен, аерып, келәтенә салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр, – дип әйтте.