3 Дошман тайларының тояк тавышын, арбалар дөбердәвен, көпчәкләр шакылдавын ишетеп, аталар, ярдәм итәргә дип, үзләренең балаларына әйләнеп карамас, чөнки куллары хәлсезләнеп салынып төшәр.
Аларның уклары очланган, җәяләре киерелгән; атларының тояклары – чакматаш, арбаларының тәгәрмәчләре өермә сыман.
Һөҗүмгә ташланыгыз, атлар! Алга очыгыз, сугыш арбалары! Куәтле гаскәриләр – калкан тоткан хәбәшиләр һәм Пут сугышчылары, җәяләрен киергән Луд яугирләре – сугышка керегез!
Кулларына җәя белән сөңге тотканнар; алар миһербансыз вә шәфкатьсез; тавышлары – диңгез шавыдай. Атларга атланып киләләр; сиңа каршы сугышыр өчен, Бабил-кыз, һәммәсе бер булып, сафка тезелгәннәр.
Дан шәһәре ягыннан дошман атларының пошкыруы ишетелә, тайлар кешнәвеннән бөтен җир дер селкенә. Дошман, килеп, илебезне һәм андагы бар нәрсәне тар-мар китермәкче, шәһәребезне дә, аның халкын да юк итмәкче».
Алар сиңа каршы корал, сугыш арбалары һәм олаулар белән, күп санлы халкын ияртеп киләчәкләр, зур вә кечкенә калканнар тотып, очлымнар киеп, сине уратып алачаклар; сине алар хөкеменә тапшырам, алар сиңа үз хөкемнәрен чыгарачак.
Ялкындай ялтырап, яшендәй атылып, урамнар буйлап арбалар чаба, мәйданнардан ашкынып уза.
Ниневә хәзер суы агып киткән буа кебек булды: качып баручыларга: «Туктагыз, туктагыз!» – дип кычкыралар, тик һичкем әйләнеп кайтмый.
Өсләрендә тимер көбә сыман күкрәкчәләре бар, ә канатларының тавышы сугышка ыргып чапкан атлы сугыш арбаларыннан чыккан тавышны хәтерләтте.
Яңгырый тояк тавышлары! Айгырлары томырылып чаба!