Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Иремия 41:9 - Изге Язма

9 Исмәгыйль мәетләрне ташлаткан су җыю чокыры бик зур булып, кайчандыр аны, Исраил патшасы Багшадан сакланып, Аса патша казыта. Нетания углы Исмәгыйль үлгән кешеләрнең мәетләрен шул чокырга тутырды.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Иремия 41:9
11 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Хәзер ул, мөгаен, берәр мәгарәгә яисә башка бер урынга кереп яшеренгәндер. Әгәр атаң беренче булып синең кешеләреңә һөҗүм итсә, халык бу хакта ишетеп: «Абшалум яклы кешеләр җиңелгән икән», – дияр.


ә син күмелмичә калгансың, кисеп ташланган кирәксез агач ботагы сыман булгансың; сине упкындагы ташлар өстенә ыргытканнар, кылыч чапкан мәетләр – синең кәфенеңдер; җәсәдең аяк астында таптала.


Дөнья бу затларга лаек булмаган. Алар чүлләрдә, тауларда, мәгарәләрдә, упкыннарда каңгырып йөргән.


Мидьяниләр күрсәткән җәбер-золымга түзеп яшәү исраилиләргә бик авыр булды, һәм алар таш кыялар арасында, мәгарәләрдә, тау куышларында үзләренә яшеренер урын әзерләделәр.


Камалышка эләккән исраилиләр, үзләренә куркыныч янаганны сизеп, мәгарә вә тарлавыкларга, таш кыялар арасына, канау вә чокырларга качышып беттеләр.


Алар икесе Пелешет сугышчылары күрердәй урынга чыгып баскач, тегеләр: – Әнә, кереп качкан чокыр-ярыклардан гыйбриләр чыга башлады, – дип көлделәр. Аннары Йонатан белән аның корал йөртүчесен: – Әйтәсе сүзебез бар, бире менегез, – дип, үзләре янына чакырдылар. Йонатан шундук үзенең корал йөртүчесенә: – Минем арттан атла, чөнки Раббы аларны Исраил кулына тапшыра, – дип, аяк-куллары белән ябышып-тотынып тау башына күтәрелергә кереште; корал йөртүчесе аның артыннан иярде. Пелештиләр Йонатанның аяк астына егыла бардылар, корал йөртүчесе исә, яралыларны кырып, хуҗасы артыннан атлады.


Эфраим тауларында яшеренеп яткан исраилиләр дә, пелештиләрнең куркып качканын ишетеп, үз халкына кушылып сугышырга кереште.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ