8 Ләкин арадан ун кеше, Исмәгыйльгә ялварып: – Үтермә безне, кырда яшереп саклаган бодай вә арпа, зәйтүн мае вә балыбыз бар, – диде, һәм ул, башкаларны үтерсә дә, боларны үтерүдән тыелып калды.
Шайтан исә Раббыга болай дип җавап бирде: – Җанын саклап калыр өчен, адәм баласы бернәрсәсен дә кызганмас. Тәненең тиресенә әле зыян тимәгән аның,
Бай кеше байлыгы белән үзенең тормышын саклап калыр, ә фәкыйрь кешегә һичнәрсә янамас.
Исмәгыйль мәетләрне ташлаткан су җыю чокыры бик зур булып, кайчандыр аны, Исраил патшасы Багшадан сакланып, Аса патша казыта. Нетания углы Исмәгыйль үлгән кешеләрнең мәетләрен шул чокырга тутырды.
Бөтен дөньяны яулап, җанын харап итсә, кешегә моннан ни файда? Кеше, нәрсә биреп, үз җанын кайтарып ала алыр икән?
Шуңа күрә, Мин сезгә әйтәм: җан асрар өчен, нәрсә белән тукланыйм һәм нәрсә эчим, тәнемне каплар өчен, нәрсә киим дип борчылмагыз. Җан – ризыктан, тән киемнән мөһимрәк түгелме соң?