6 Нетания углы Исмәгыйль, күз яшьләре түккән булып, Миспадан аларны каршыларга чыкты һәм, тегеләргә якынлаша төшкәч: – Ахикам углы Гедалия янына барыйк, – диде.
Микәлгә ияреп ире Палтиел да китте һәм күз яшьләре түгә-түгә хатынын Бахуримга кадәр озата барды; әмма Абнер аңа кайтырга боергач, ул борылып өенә кайтып китте.
Шул көннәрдә, шул вакытта, – дип белдерә Раббы, – Исраил вә Яһүдә халкы елый-елый үзенең Раббы Алласын эзләр.