3 Исмәгыйль Миспада Гедалия белән бергә булган барлык яһүдиләрне дә, андагы килданиләрнең хәрбиләрен дә үтерде.
Әмма җиденче айга керүгә патша нәселеннән булган Исмәгыйль – Элишамадан туган Нетания углы – ун кеше ияртеп килеп, Гедалиянең, шулай ук аның белән бергә Миспада булган яһүдиләрнең һәм килданиләрнең җанын кыйды.
Зирәклек сугыш коралыннан яхшырак; ә бер гөнаһлы бәндә күп кенә игелекләрне харап итә ала.
Нетания углы Исмәгыйль һәм аның белән булган ун кеше, торып, Шафаннан туган Ахикам углы Гедалияне – Бабил патшасы илгә башлык итеп куйган кешене – кылыч белән чабып үтерделәр.
Иртәгесе көнне, Гедалиянең үтерелүе турында әле беркем белмәгәндә,
Төннәрен ачыргаланып елый ул, күз яшьләре яңакларын юа, аның сөйгәннәре арасында юатучы да юк үзен; барлык дуслары хыянәт итте аңа, дошманына әйләнде.