2 Җансакчылар башлыгы, Иремияне чакырып алып, болай диде: – Раббы, синең Аллаң, бу урынга һәлакәт китерергә вәгъдә иткән иде, – диде. –
Сине утырткан Күкләр Хуҗасы Раббы Үзе үк сине юк итәргә әмер бирде, чөнки Исраил вә Яһүдә халкы Багал хөрмәтенә корбаннар китереп явызлык кылды һәм шуның белән Раббының ачуын чыгарды.
Сарыкларыма тап булган һәркем аларны ашады; дошманнары: „Без гаепле түгел, чөнки алар үзләренең көтүлек җире, ата-бабаларының өмете булган хак Раббыга каршы гөнаһ кылдылар“, – диделәр».
кайбер ярлы кешеләрне генә йөзем бакчаларында эшләр һәм иген игәр өчен калдырды.
Әгәр Мин әйткәннәрне тыңламасагыз, барлык шушы боерыкларымны үтәмәсәгез,
Әгәр Раббы Аллагызның сүзенә колак салмасагыз, бүген мин сезгә җиткергән бөтен әмерләрен, кагыйдәләрен тырышып үтәмәсәгез, түбәндәге ләгънәтләр сезнең өскә килеп төшәр.
Ул көнне Минем ярсуым кузгалыр, һәм Мин аларны ташлармын. Үзләреннән йөз чөергәч, алар юкка чыгарлар, башларына күп кенә бәла-казалар, кайгылар килер. Шунда алар: «Бу бәлаләр безгә яныбызда Аллабыз булмаганга килгәндер», – дип әйтерләр.
Бу хәлне күргәч, Раббының ачуы чыкты, һәм Ул Үз угылларыннан һәм кызларыннан баш тартты;