Иремия 4:7 - Изге Язма7 Әнә, чытырманлыктан чыккан арыслан сыман, халыкларны кыручы үз урыныннан кузгалды. Ул синең җиреңне, Яһүдә, чүлгә әйләндерергә дип килә – синең шәһәрләрең җимереләчәк, кешесез калачак. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Мин, барлык төньяк кабиләләрен һәм Бабил патшасы колым Нәбухаднессарны чакырып алып, аларны шушы җиргә һәм биредә яшәүчеләргә, тирә-юньдәге башка халыкларга каршы алып барырмын, – дип белдерә Раббы. – Бу халыкларны Мин тәмам кырып бетерермен, коточкыч бер нәрсәгә әверелдереп хур итәрмен, мәңгелек хәрабәләр өеменә әйләндерермен.