9 – Хакимем патша! Иремия пәйгамбәрне чокырга ташлап, бу кешеләр бик начар эшләде. Ул анда ачтан үләчәк, чөнки шәһәрдә икмәк бетте, – диде.
Мин аларны үзләренең угыл-кызларын ашарга мәҗбүр итәрмен. Дошманнары, шәһәрне камап алып, халыкны үлем газабына дучар иткәч, алар бер-берсен ашый башлар“». Раббы Үзенең сүзен дәвам итте:
Шуннан соң Сәдыкыйя патша Иремияне сакчылар йортының ишегалдында ябып тотарга кушты. Аңарга һәр көнне, шәһәрдә икмәк беткәнче, икмәк пешерүчеләр урамыннан берәр икмәк китерә иделәр; шулай итеп, Иремия сакчылар йортының ишегалдында тоткынлыкта калды.
Хәбәши Эбед-Мәликкә патша: – Үзең белән биредән утыз кеше ал да Иремия пәйгамбәрне, үлеп киткәнче, чокырдан чыгар, – дип боерды.
Ләкин ул көнне Мин сине коткарырмын, – дип белдерә Раббы, – һәм син үзең курыккан кешеләр кулына эләкмәссең.
Шәһәрдә ачлык һаман көчәя барып, дүртенче айның тугызынчы көнендә халыкның ризыгы тәмам бетте.
Иерусалимнең бар халкы, икмәк эзләп, авыр ыңгыраша, җан саклап калыр өчен, кыйммәтле әйберләрен ризыкка алыштыра. «Йа Раббым, кара, – ди Иерусалим, – һәм минем ни дәрәҗәдә түбәнсетелүемне күр!
Гомеремнән яздырыр өчен, чокырга ташлады, өстемә ташлар ыргытты.