12 аннары Иремиягә: – Бауны култык астыңа бәйлә дә, кырмасын өчен, бу иске чүпрәкләрне шунда кыстыр, – диде. Иремия ул кушканча эшләде.
Эбед-Мәлик үзе белән кешеләрне ияртеп алып китте һәм, патша сараенда киемнәр саклана торган бүлмәгә кереп, аннан иске кием-салым алды да, бауга бәйләп, Иремия яткан чокырга төшерде;
Шуннан Иремияне баулар ярдәмендә чокырдан тартып чыгардылар. Иремия, шулай итеп, сакчылар йортының ишегалдында калды.
Хәбәши Эбед-Мәлик, патша сараендагы хезмәтчеләрнең берсе, Иремияне су җыю чокырына ташлаганнарын ишеткәч, патша сараеннан чыгып, Беньямин капкасы янында утырган патша алдына килде һәм:
Бер-берегезне туганнарча, эчкерсез яратыгыз, бер-берегезне уздырырга тырышып ихтирам итегез.
Куанучылар белән бергә куаныгыз, елаучылар белән бергә елагыз.
Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергәндәй, бер-берегезне кичерегез.