Иремия 22:3 - Изге Язма3 Раббы әйтә: „Гаделлек вә дөреслек белән эш итегез, җәбер күрүчене залим кулыннан йолып алыгыз, читтән килгән кешене, ятим вә толларны рәнҗетмәгез, газапламагыз, әлеге җирдә гаепсезләр канын түкмәгез. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
– Сезнең янга Мин хөкем итәр өчен киләчәкмен һәм сихерчеләргә, зина кылучыларга, ялган ант бирүчеләргә, ялланган эшчегә хезмәт хакы түләмәүчеләргә, тол хатын вә ятим баланы җәберләүчеләргә, читтән килгән кешеләрне рәнҗетүчеләргә һәм Миннән курыкмаучыларга каршы шаһитлык итәчәкмен, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы.