9 Шуның өчен Мин әле сезгә, хәтта угылларыгызның угылларына да дәгъва белдерәчәкмен! – ди Раббы. –
Юып төшер миннән гаепләремне, гөнаһларымнан арындыр, пакьлә мине.
Аларга табынмагыз, сәҗдә кылмагыз, чөнки Мин, сезнең Раббы Аллагыз, бары тик Үземә генә тугры булып калуны таләп итүче Затмын. Миннән йөз чөергән аталарының гөнаһлары өчен өченче, дүртенче буынгача балаларына җәза бирүчемен.
Раббы Үз дәгъвасын белдерер өчен, халыкларга хөкем оештырыр өчен әзер тора.
Дәгъваңны исемә төшер! Әйдә, хөкем оештырыйк! Сөйлә, хаклыгыңны исбатла!
Нигә сез Минем белән дәгъвалашасыз? Сез барыгыз да Миңа каршы баш күтәрдегез! – дип белдерә Раббы. –
„Минем гаебем юк! Инде миңа ачу тотмый Ул“, – дисең. „Гөнаһ кылмадым“ дигәнең өчен, Мин сине хөкем итәчәкмен!
Әнкәсенең карынында чакта ук Ягъкуб үз карендәшен үкчәсеннән эләктерде, үсеп җиткәч исә, Аллаһыга каршы көрәште,
«Әнкәгезне шелтәләгез, чөнки ул Минем хатыным түгел, һәм Мин дә аның ире түгелмен. Йөзеннән үзенең азгынлыгын, күкрәгеннән фәхешлеген алып ташласын.
Әй Исраил угыллары, Раббы сүзенә колак салыгыз; бу җирдә яшәүчеләрне Раббы хөкемгә тарта, чөнки биредә тугрылык та, мәрхәмәт тә, Аллаһыны танып белү дә юк.
Мин андый кешегә дә, аның гаиләсенә дә карашымны юнәлтермен – аларны үз халкыннан читләштерермен; шулай ук, Миңа тугры булмыйча, Молых илаһына табынган кешегә иярүчеләрне дә читләштерермен.
Әй таулар, Раббының гаепләү сүзен ишетегез, җирнең мәңгелек нигезләре, сез дә тыңлагыз! Раббы Үзенең халкын гаепли – Исраилне хөкем итә.