4 Балчыктан ясый торган савыты бозылгач, әлеге балчыктан ул үзе теләгәнчә икенче савыт ясады.
Үзен Бар итүче белән бәхәсләшкән, чүлмәк ватыклары арасында үзе дә чүлмәк китеге булган затка – кайгы! Чүлмәкчегә балчык: «Син нәрсә ясыйсың?» – дип әйтерме?! Кулың ясаган әйбер синең хакта: «Аның куллары булдыксыз!» – дип әйтерме?!
Шуннан мин чүлмәкче өенә киттем – ул чүлмәк ясый торган тәгәрмәч янында үз эше белән мәшгуль иде.
Шул чагында миңа Раббы сүзе килеп иреште:
– Әй Исраил халкы, Мин дә сиңа шушы чүлмәкче кылган эшне кыла алмыйммы?! – диде Раббы. – Чүлмәкче кулындагы балчык сыман, син дә Минем кулымда бит, Исраил халкы.