Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Иремия 17:2 - Изге Язма

2-3 Хәтта аларның балалары да киң ябалдашлы агачлар төбендә, биек калкулыкларда вә ялан җирдәге тауларда корылган мәзбәхләрне, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны искә алалар. Бөтен ил белән кылган гөнаһларың өчен, Мин синең барча мал-мөлкәтеңне, хәзинәдәге байлыгыңны, корбан китерә торган барлык калку урыннарыңны дошман кулына тапшырам.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Иремия 17:2
15 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Алар, ата-бабаларының Раббы Алласы йортын кире кагып, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларга, пот-сыннарга табына торган булып киттеләр; аларның шушы гаепләре өчен, Яһүдәгә һәм Иерусалимгә Аллаһының ачуы чыкты.


Менашшеның догасы һәм Аллаһының аңа биргән җавабы, түбәнчелек күрсәтеп тәүбә иткәнчегә кадәр Менашшеның кылган гөнаһлары, аның тугрылык сакламавы турында, калкулыклар төзеткән, алиһә Аширә хөрмәтенә баганалар, пот-сыннар куйдырган урыннар турында Хозай язмаларында бәян ителгән.


Атасы Хизәкыйя җимерттергән калку урыннарны кабат төзетте, Багалга багышлап мәзбәхләр куйдырды, алиһә Аширә хөрмәтенә баганалар ясатты, бөтен күк җисемнәренә сәҗдә кылып, аларга табына торган булды.


Шуңа күрә аларның мәзбәхләрен җимерегез, изге баганаларын ватыгыз һәм алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларын аударыгыз.


Бик тә яраткан изге имән агачларыгыз аркасында сез оятка калырсыз, үзегез сайлап алган бакчалар аркасында хурлык ачысын татырсыз.


Кеше үз куллары белән ясаган мәзбәхләргә, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларга һәм хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхләренә инде карамаячак.


Син инде күптән камытыңны сындырдың, сине бәйләгән бауларны өздең, „Сиңа хезмәт итмәячәкмен!“ – дидең. Һәр биек калкулыкта, киң ябалдашлы һәр агач астында фахишәлек иттең – башка илаһларга табындың.


Хактыр: калкулыкларда – ялган, тауларда – халык гөжләве генә. Хактыр: Исраилнең котылуы Раббы Аллабызда!


Йошия патшалык иткән көннәрдә Раббы миңа: – Иремия, Миннән йөз чөергән Исраилнең явызлыкларын күрдеңме син? – диде. – Ул һәр биек тауга, киң ябалдашлы һәр агач астына барып уйнашлык итте.


Әнә, балалар утын җыя, аталары ут дөрләтә, хатын-кызлар, күк алиһәсенә корбан икмәге пешерер өчен, камыр баса. Чит илаһларга шәраб бүләге китереп, алар Мине рәнҗетмәкче булалар.


аларны вәгъдә ителгән җиргә китергәч, берәр биек калкулык яки мул яфраклы агач күрүгә, алар шунда корбан чала, Минем ачуымны чыгара торган корбан бүләкләре китерә, хуш исле сумала-майлар көйрәтә, шәраб бүләкләре коя башладылар.


Сез яулап алган халыкларның биек тауларда, калкулыкларда, киң учарлы агачлар астында үз илаһларына табына торган барлык урыннарын тәмам юк итегез.


Шул рәвешле, исраилиләр Раббы күз алдында яман гамәлләр кылдылар: үзләренең Алласы Раббыны онытып, Багал һәм Аширә сыннарына табындылар.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ