9 Аннары Раббы миңа болай диде: – Яһүдә кешеләре вә Иерусалимдә яшәүчеләр бергәләп Миңа каршы фетнә оештырдылар.
пәйгамбәрләр ялган хәбәр сөйли, руханилар алар сүзе буенча хакимлек итә, ә Минем халкым моңа каршы килми. Шушыларның бөтенесенә чик куелгач, ниләр кылырлар икән?
Аларның һәммәсе, кечесеннән алып олысына кадәр, баю ягын гына карый, пәйгамбәрдән алып руханига кадәр барысы да ялган гамәл кыла.
Шуның өчен аларның хатыннарын – башкаларга, кырларын бүтән хуҗаларга бирәм, чөнки аларның һәммәсе, кечесеннән алып олысына кадәр, баю ягын гына карый, пәйгамбәрдән алып руханига кадәр барысы да ялган гамәл кыла.
Кешеләрне сагалап торучы юлбасар сыман, руханилар өере Шәкем юлында кешеләрне үтерә һәм төрле кабахәтлекләр эшли.
Биредә җитәкчеләр ришвәт алып хөкем кылалар, руханилар акча өчен гыйлем бирәләр, пәйгамбәрләр сәмән алып киләчәкне әйтәләр һәм шул ук вакытта, Раббыга аркаланмакчы булып: «Раббы безнең белән түгелме соң?! Безгә бәла-каза килмәячәк!» – диләр.
– Әгәр сезгә Гайсәне тапшырсам, миңа нәрсә бирерсез? – диде. Алар аңа утыз көмеш тәңкә санап бирделәр.
Шул көннән соң алар Аны үтерергә ниятләделәр.